Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

«Юлдаш» ансамбленың юбилей концерты

19 май көнне Яңа юлның многофункциональ үзәгендә “Юлдаш” ансамбленең отчет концертты үтте.

Концерт бик жанлы булды! 2025 елда “Юлдаш” ансамбленең эшләп килүенэ дэ 20 ел булган икэн. “Юлдаш” ансамбле чын талантлар тәрбияләү  мәктәбенә әйләнгән! Классик әссәрләрне дә, халык җырларын да артистларча оста башкардылар.

Ансамбль белән дә, аерым гына да бик матур җырлыйлар, бииләр, музыка уен коралларында уйныйлар. Җыр - ул үзе тәрбия чарасы бит. Халыкчан тәрбия!

Монда йөреп тәрбия алган балаларның киләчәкләре дә уңышлы булыр дип ышанасы килә. Ансамбльдә егетләрнең күп булуы сөендерә! Авыр чакта бер-берсен яклый ала торган, шатлыкларны уртаклаша белә торган, әти-әниләрен,туган җирләрен ярата торган егетләр тәрбияләүләре өчен Азнакай музыка мәктәбенә, Юлдаш ансамбле җитәкчесе Фирдәвес Миргасим кызына, конөертмейстер Римма Салиховнага, Гульнара Илгизовнага ,балаларның әти-әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Сәламәт булыгыз, ил-көннәребезгә иминлек килсен, балаларыбыз якты хыялларын тормышка ашыра алсын, әлеге матур эш-гамәлләр киләчәктә дә дәвам итсен! Юлдаш ансамбле тагын озак еллар җырчы кыз-улларны тәрбияли алсын!

Ата-аналар комитеты «Юлдаш» ансамбле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев