Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
РЕДАКЦИЯ ПОЧТАСЫННАН

Авылларда татар фольклорын барлыйлар

Азнакай районы Әгерҗе авылында борынгы йолаларны балаларга өйрәтәләр.

 Чираттагы бер чара турында хәбәрчебез Гөлгенә Ибраһимова яза.

“Татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау, югалтмау максатыннан һәр елны көз аенда районыбыз авыл мәдәният йортларында фольклор бәйрәмнәре оештырыла. Һәр мәдәният йорты билгеләнгән йоланы башкара.

Безнең Әгерье авылы мәдәният йорты Нәүруз уздыру йоласын тамаша итте.

Безгә һәммәбезгә таныш, үз кыйммәтен югалтмаган йола дисәк тә була әлеге бәйрәмне. Һәр елны балалар бакчаларында, мәктәптә дә оештырыла Нәүрүз. Яз белән кыш "тарткалашкан", көн белән төнне тигезләштергән бу йоланы әби-бабайларыбыз бик матур уздырган. Иң элек кечкенә балалар өйдән өйгә йөреп күчтәнәч, сый-нигъмәт җыеп йөргәннәр. Матур теләкләр, такмаклар, җыр-бию белән үрелеп барган әлеге бәйрәм.

Без әлеге өлешне мәдәният йортының алгы өлешендә тасвирладык. Әни-Кәҗә – безнең төп героебыз – балаларны җыеп-барлап йөрүче булды. Бу рольне без юкка гына Светлана апаларына тапшырмадык, чөнки ул авылыбыз балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

Балалар бер йорттан күмәч, икенче йорттан йомырка алалар. Ә хуҗалар аларны бик теләп каршы алып, озатып калалар.

Җыелган күчтәнәчләр белән балалар аланга юл тотты. Анда коймак пешереп Гөлүсә апалары (коймак чынлыкта да пешерелеп, борыннарны кытыклый иде), ботка әзерләп торучы Миләүшә, Айгөл апалары көтә иделәр.

Сәхнәгә Нәүрзбикә – Лүзә апа чыккач, сәхнә нурга күмелде. Әйтерсең, жиһанга чын яз килде. Кыш бабайны Мөнирә апа балалар гына түгел, зурлар да ышанырлык итеп оста башкарды. Яз белән кыш бию белән дә, көч белән дә ярышып караса да, Яз җиңде. Яз килде.

Балаларның саф татарча дөрес итеп сөйләшүләре, шигырьне бик тиз ятлаулары да, рольләрне тиз үзләштерүләре куелган максатка ирешүебезгә нык ярдәм итте. Репетицияләргә вакытында ашкынып йөрде алар. Матур татар күлмәкләрен дә киеп алгач, алардан күз дә алырлык түгел иде.

Кәримова Әдиләне киләчәктә без зур сәхнәләрдә күрербез, иншаллаһ. Бик тырыш, ипле, талантлы кыз. Хөснуллиннар гаиләсен дә телгә алмый булмый. Айгөл балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, кызы Айгизәне, улы Рамазанны да милли рухта тәрбиялиләр. Иң кечкенәләрен дә сәхнәдә көтеп калабыз.

Көзге каникуллар вакытына туры килде безнең әлеге чара, шуңа китапханәчебез Дәрия апаның Мөслимнән кунакка кайткан ике оныгы да катнашты. Ясминә ул узе бер талант, кечкенә йолдыз. “Ә” дигәнче берничә куплетлы шигырьне ятлый, бии, җырлый... Ә энесе Азамат апасыннан калышмый, чын татар малае.

Гомумән, балалар – Надир, Ләйсән, Рамина, Рамазан... – актив булдылар.

Әлеге йоланы без тиешле дәрәҗәдә башкардык дип уйлыйбыз. Ә нәтиҗәне жюри әйтер.

Без, мәдәният йорты хезмәткәрләре, барлык катнашкан, ярдәм иткән һәрбер балага, үзешчәннәргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да бергә бердәм булып эшләргә язсын. Сәламәтлек, аяз көннәр насыйп булсын.

Гөлгенә Ибраһимова, Әгерҗе авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев