Азнакайлылар һаман саен мошенниклардан алдана
Узган ел районыбызда мошенниклык белән бәйле 429 җинаять теркәлгән.
Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 175 очракка күбрәк. Азнакайлыларның югалткан акчалары исә дистәләгән миллионнар белән исәпләнелә. Инде быел гына да мошенниклар кулыннан 10 нан артык кеше каза күргән.
Әлеге дә баягы өстәмә акча эшләргә теләүчеләр арасында алданучылар күп. Узган атнада 1993 елгы ир-ат игъланнар сайты аша үзенә эш “таба”. Эш бирүче белән үзара аралашу барышында аннан шәхси мәгълүматларын, карта номерларын сорыйлар. Соңыннан ул телефонына килгән сылтама аша үтеп, телефонына кушымта урнаштыра. Ул ара да булмый, азнакайлының счетында булган 32200 сум акчасы мошенниклар картасына күчерелә.
1973 елгы ханым өйдән торып кына өстәмә акча эшләргә уйлый. Билгеле бер кушымтада товарларга “лайк”лар куеп утырган өчен зур акчалар вәгъдә итәләр. Үзе башкарган хезмәтләр өчен 4100 сум күләмендә акча алгач, ул кызыгып китә һәм җиң сызганып эшкә тотына. Әмма шушы урында “әкият” тәмамлана: төрле алдау юллары белән аннан 200 мең сумга якын акча суырып алалар.
Ә менә 42 яшьлек азнакайлы үз исеменә микрозайм алганнарын белми дә кала. Барысы да телефонына таныш булмаган кешедән килгән гади генә бер рәсемне ачып караудан башлана. Вируслы рәсем аркасында ул 14 мең сумга төп башына утыра.
Танышлар, дуслар исеменнән бурычка акча сорап язу очраклары да бар. Берәү үзенең “танышыннан” килгән мөрәҗәгать буенча мошенникларга 5 мең сум акча күчерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев