Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ПРОКУРАТУРА ХӘБӘР ИТӘ

Азнакай шәһәр суды хатынын кыйнаган ирне хөкем итте

Азнакай шәһәр прокуратурасы 35 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады.

Ул РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда, ягъни кеше кыйнауда гаепле дип табылган.

Суд ачыклаганча, агымдагы елның май аенда аның хатыны белән  икесе арасында низаг чыга. Шуннан ир-ат хатынын кыйный башлый: кулы белән иңбашына суга, аягына, бил өлешенә тибә.

Ике якның да фикерен тыңлаганнан соң суд ир-атны 6 айга иреген чикләү рәвешендә җәзага хөкем итте. Гаепләнүче җинаять кылуда гаебен тулысынча таныды, кылган эшенә үкенде.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев