Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Уразайда авылында «Урам бәйрәме» гөрләде

Уразай авылында «Урам бәйрәме» искиткеч матур һәм күңелле узды. Авылыбызның бер урамына җыелган халык үзен бу көнне чын мәгънәсендә зур гаилә кебек тойды.

Бәйрәмдә тәмле чәй табыннарын бизәп, хуш ис бөркеп торган милли камыр ризыклары — кабартмалар, коймаклар әзерләнгән иде.

Музыка тавышына урам гөрләп торды. Дәртле бию көйләре агыла башлауга, олысы да, кечесе дә түгәрәккә басты.Аяклар үзеннән-үзе тыпырдый, күңелләр очына!

Иң кызыклы мизгелләр, әлбәттә, уеннар вакытында булды.Берсеннән берсе кызыклы уеннар оештырылды. Уеннардан соң күтәренке кәеф һәм бераз арыганлык кына калды.

Ләкин бу бәйрәмнең иң зур байлыгы — тәм-томнар яки бүләкләр дә түгел. Иң мөһиме — кешеләрнең чын бердәмлеге, якташлык җылысы һәм ачык йөзе. Озак еллар читтә яшәгән авылдашлар да шушы көндә махсус кайтканнар, күршеләр белән хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп туя алмаганнар. Бер-берсенә карата булган ихтирам һәм дустанә мөнәсәбәт һәр сүздә, һәр елмаюда сизелеп торды. Мондый очрашулар безне тагын да дусрак һәм татурак итә.

Күршеләр белән бергә, аңлашып һәм ярдәмләшеп яшәү — ул чыннан да иң зур байлык. Бу матур гадәт югалмасын, киләчәктә дә Уразай авылы урамнарында мондый җылы бәйрәмнәр ешрак узсын иде!

Чыганак: Азнакай район Советы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев