Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Гитара моңы дулкынында

Регина Стрих исеме районда күп кешегә таныш.

Ул – «Пой, гитара» берләшмәсенең җитәкчесе, аның ярсып тибүче йөрәге, алга этәрүче көче. Эше белән шулхәтле яна, хәтта укучыларына да бу сүнмәс иҗат уты күчә һәм югары үрләргә ирешергә көч бирә.

Елына безнең берләшмәдә 80нән алып, 130 балага хәтле катнаша. Без күп чараларда катнашабыз һәм соңгылардан без Балалар яклау көнендә Мөслим районында олылап уздырылган «ИкРок» фестивалендә булдык. Анда Татарстаннан 38 команда килде. Бездән «Бриз» һәм «Всё временно» ансамбльләре катнашып, дипломант исеменә, кубокларга ия булдылар! Жанрлар һәм рок стильләренең төрлелеге һичкемне битараф калдырмады: каты хард-рок, чиктән тыш көчле хэви-метал, моңлы арт-рок, блюз, рок-н-ролл һәм башка юнәлешләрдә җырлар барысына чиксез энергия бирде. Сигез сәгатькә сузылган фестивальдән соң нинди арып талу? Без Азнакайга кайтканчы гитаралар белән моңланып җырлап кайттык! Шушы шәп фестивальдә катнашырга мөмкинлек биргән һәркемгә бик рәхмәтлебез, – дип сөйләде ул.

«Бриз» вокал-инструменталь ансамбле 2024 елның гыйнвар аенда барлыкка килде, һәм ул урта төркем булып тора. Барабанда – Лиана, гитарада – Рафаэль, Лилиана, бас-гитарада – Мәрьям, ә вокал өчен Тимур җаваплы. Инде кыска вакыт эчендә алар рок жанрында беренче җырларын өйрәнделәр һәм башкардылар, ике бәйгедә катнашып, бүләккә ия булдылар. «Пой, гитара» берләшмәсенә чагыштырмача күптән түгел килүләренә карамастан, аларның инде автор җырлары да бар. Хәтта «ИкРок» фестивалендәге беренче җырлары да танылган мотивка алынса да, сүзләре авторныкы – Ләйсән Тимкина белән Регина Стрих берләшүендә. «Алар җиңелчә генә искән диңгез җиле – бриз сыман булсалар да, тиздән тагын да көчле, ныклы һәм текә булачаклар. Алар барысын да булдырачаклар!» – ди Регина Стрих.

2023 елдан берләшкән «Всё временно» өлкән төркеме рок жанрыннан кала башка төрле стиль һәм жанрларда иҗат иттеләр. Төрле бәйгеләрдә көчләрен сынап, чараларда актив катнашып, үзләрен лаеклы итеп күрсәттеләр. Быел гына аларга барабан җайланмасын сатып алдылар, шуңа күрә «Ик-Рок» алдыннан алар тиз-тиз барабанда уйнарга өйрәнделәр. Әле күбесенең барабанда уйныйсы килгәнгә төрле җырларда төрле барабанчылар булды – бер-берсе белән алмашынып тордылар. «Кызганыч, тормыш та бит бер урында тормый һәм исеме җисеменә дигәндәй, «Всё временно» ВИАсының быел бергә ясаган чыгышлары соңгы. Кемдер ОГЭга әзерләнә, кемдер уку йортына керергә җыена. Һәрберсенә – Адель Хәбибуллинга, Булат Кәлимуллинга, Камил Шәяхмәтовка ак юллар теләп калам. Ә Юлия Стрихны, Каролина Шакирҗанованы, Ләйсән Тимкинаны һәм Тамерлан Хамматуллинны без әле күрербез, әмма башка составта. Киткәннәр алмашына яңа катнашучылар килерләр. Борынгы юнан фәлсәфәчесе Гераклит әйткәненчә, «барысы да ага, барысы да үзгәрә», – дип уртаклашты фикерләре белән берләшмә җитәкчесе.

Тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Фото/видео Ландыш Габитова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев