Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

“Чишмәләр иле, син, туган як”

Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүче балалардан башлап, өлкәннәргә кадәр 200дән артык шигырь укучы катнашты.

Азнакайның Мактаулы гражданины, легендар шәхесе, шагыйрь, озак еллар район башкарма комитеты җитәкчесе һәм район башлыгы булып эшләгән, район гына түгел республика тарихында якты эз калдырган Әнәс Гатуф улы Исхаков истәлегенә якташ язучыларның шигырьләрен яттан уку бәйгесе югары дәрәҗәдә узды.

Бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Марсель Шәйдуллин, шагыйрьнең тормыш иптәше Әкълимә ханым, хезмәттәшләре дә катнаштылар.

“Әнәс Гатуфович эшләгәндә бик күп эшләр башкарылды. Азнакай һәрчак, һәр өлкәдә алдынгылар рәтендә барды. Президентыбыз  Минтимер Шәрипович та: “Азнакайдан үрнәк алыгыз!” ди иде. Без шундый җитәкчеләребезне, Бөек шәхесләребезне онытырга тиеш түгелбез. Шундый искә алу кичәләре, чаралар бөек шәхесләребез турында якты хатирәләребезне саклап, киләчәк буыннарга да җиткерергә ярдәм итә. Алар – безнең өчен үрнәк, алар безнең горурлыгыбыз. Районыбыз, халкыбыз өчен эшләгән эшләре өчен бөтен халык исеменнән бик зур рәхмәт”, – диде Марсель Зөфәрович.

Бәйгедә катнашучылар  районыбыздан чыккан якташ шагыйрьләрнең шигырьләрен укыдылар. Алар үзләрен сәхнәдә оста тотулары, шагыйрьләр иҗатын күңелгә үтеп керерлек итеп, сәнгатьле укулары белән сокландырдылар. Җиңүчеләр Габдулла Тукай көне уңаеннан узган Шигърият бәйрәмендә игълан ителәчәк. Тулырак “Маяк” газетасының алдагы саннарыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев