Азнакай сәхнәсендә яшь сандугачлар өздерде
МӘДӘНИЯТ

Азнакай сәхнәсендә яшь сандугачлар өздерде

Мәдәният йортында «Азнакай сандугачы» фестиваленең сайлап алу туры узды.

Анда егермедән артык конкурсант катнашты. Иң яхшы җырчылар 1 июньдә – Балаларны яклау көненә багышланган чарада чыгыш ясаячаклар.

«Фестиваль районыбызда бишенче елын уздырыла. Ул сәләтле балаларны ачыклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән», - ди жюри рәисе, мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Кәлимуллина.

Гала-концерт 26 июньдә узачак.


Нет комментариев