“Азнакай шәһәрендә мәдәни мохит” проекты кысаларында Тарсус паркында Мәдәни үзәкнең иҗат төркеме районыбызның 90 еллыгына багышлган чара уздырды.
Туган як темасына багышланган викторинада белемнәрен күрсәттеләр һәм район тарихы буенча файдалы мәгълүмат алдылар.
Асфальтта төсле акбурлар белән рәсем бәйгесендә туган ягыбызның табигатен, кошларын, җанварларын сүрәтләп, иҗади сәләтләрен ачтылар.
Соңыннан җырлап-биеп, кызыклы уеннарда көч сынашып, күңел ачтылар.
Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры
Нет комментариев