Азнакайның Зөлфия Галиева җитәкчелегендәге театр мастерское “Стар Трек” халыкара конкурс-фестивалендә гран-прига лаек булды.
Бөгелмә шәһәрендә узган бәйгедә “Театр” номинациясендә 8-12 яшьлекләр төркеме коллективка әнә шундый зур җиңү алып килгән. 5-6 яшьлекләр арасында шул ук номинациядә беренче дәрәҗә лауреат булганнар.
“Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Азалия Шәйхиева беренче дәрәҗә лауреат исемен яулаган.
Биюләрне хореограф Лилия Талипова куйган.
Нет комментариев