Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда «Татар малае, татар кызчыгы — 2024» бәйгесе бара

21 нче «Сандугач» балалар бакчасында «Татар малае, татар кызчыгы — 2024» бәйгесе үткәрелә

Ике көн дәвамында районыбыздагы балалар бакчаларыннан 20дән артык алты-җиде яшьлек катнашучылар үзләре, гаиләләре белән таныштырып, җыр, бию яисә нәфис сүздән номер күрсәтеп, гамәли иҗади эшләрен жюрига тәкъдим итәргә тиешләр. Апрель аенда исә тантаналы рәвештә бәйгедә җиңүчеләрне билгелиячәкләр.

Район башлыгы урынбасары Роза Галеева, Азнакай хатын-кызлар советы җитәкчесе Эльвира Галиева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Зөлфия Зарипова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова чарага килделәр.

Һәрбер бала, яшенә карамастан, әзерлеккә зур җаваплылык һәм җитдилек белән килгән. Һәр номер районыбыз балаларының нихәтле сәләтле, иҗади булуларына соклану, горурлык хисләрен уятты.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев