Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Мәдәният хезмәткәре көнен билгеләп үттеләр

Район-шәһәр Мәдәният йортында Мәдәният хезмәткәре көнен бәйрәм иттеләр

Районыбызның барлык мәдәният хезмәткәрләрен район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова котладылар.

- Чын күңелдән мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Мактаулы авыр хезмәтегез өчен рәхмәтне җиткерәм. Узган елны гына сезнең белән бергәләп 12 меңнән артык төрле чаралар, бәйрәмнәр үткәргәнбез. Республика күләмендә мәдәният өлкәсендә безнең район алдынгылар сафында, бу – зур горурлык һәм сезнең хезмәт нәтиҗәсе, рәхмәт барыгызга да! – дип тәбрикләде Марсель Шәйдуллин.

Тантаналы өлештә күкрәк билгеләре, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Концерт номерлары чарага бәйрәм төсен өстәделәр.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев