Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай хатын - кызлары - милләтебез көзгесе

«Татар хатын - кызы элек - электән сылу булырга, үз - үзен карарга, иренә матур күренергә, балаларын дөрес тәрбия кылырга тиеш булган. Кышкы озын кичләрдә кул эшләре белән дә утырганнар,» - дип чараны башлады Азнакай музей экскурсоводы Гөлфия Мостафина.

"Бер яктан караганда бу - вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан - якыннарын матур - матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылысын бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре сәламәтлек өчен дә файдалы саналган," - дип дәвам итте ул.


Күптән түгел Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда "Татар хатын - кызы милләтебез көзгесе" дип аталган чара үзды. Әлеге матур бәйрәмдә районыбызның "Ак калфак"  оешмасыннан иң күркәм апа - сеңелләре катнаштылар.

"Сандык төпләрендә сакланып калган матур чигешле япмалар, сөлгеләр белән килдек без. Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлге - япмалардан башка узмый шул. Гомер буе татар хатын - кызлары укымышлы, зыялы да булырга тырышкан. Чын татар кызы, иң беренче чиратта үз ана телен камил белсә, зур дәрәҗә саналган. Ана теленә мәхәббәт аларга кечкенәдән бишек җырлары, әкиятләре, татар көйләре аша сеңгән," - дип "Ак калфак" оешмасыннан, Фәридә ханым, әби - әниләренең ни кадәр кул эшләренә оста булулары турында сөйләп, тәҗрибәләре белән дә бүлеште.


Әлеге кичәдә районыбызның "Ак калфак" оешмасы апаларының аһәңле мөнәҗәтләре дә яңгырады, татар шагыйрьләренең иҗатлары белән дә таныштырып киттеләр алар.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев