Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай ветераннары Актүбә картлар йортына бардылар

Өлкәннәр көне уңаеннан Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы активы Актүбә картлар һәм инвалидлар йортына барып, бәйрәм белән котлап кайттылар.

Алар үзләре белән  яшелчә, җиләк-җимеш, өйдә пешерелгән камыр ризыклары һәм башка тәм-томнар да алып бардылар. Биредә тәрбияләнүче өлкәннәрне  район-шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.   Ветераннарыбыз  җыр моңга да бик осталар.  Мәкъдүлә Гумина, Атлас Әхмәдишин, Миңненаҗия  Насыйрова, Илнур Хөснуллин, Илмир Гарипов, Кәшиф Закиров, Миләүшә Рәшитова бик матур, эчтәлекле концерт  бүләк иттеләр.

 

– Язмышның ачы сынауларын кичергән кешеләрне сөендерүебезгә үзебез дә шатландык.  Алар безне бик яратып, җылы каршы алдылар. Монда алган кичерешләр уйланырга да мәҗбүр итте.  Киләчәктә дә кабат килергә, ярдәмләшергә, дигән фикерләр белән кайттык, – ди Миләүшә  Миргазиян кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев