Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай үзешчәннәре якты йолдыз булып балкыды

Мәдәният йортында предприятие-оешмалар арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурсының йомгаклау концерты узды.

Быел ул Россиядә – педагог һәм остаз, Татарстанда  – Туган телләр һәм милли гореф-гадәтләр елларына багышланды.

Әлеге бәйгедә барлыгы 18 хезмәт коллективы катнашкан. Иң яхшы номерлар гала-концертта тәкъдим ителде.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

“Мондый бәйгеләр коллективны берләштерә. Күпме репетицияләр ясадыгыз, шул ук вакытта эшегезне дә башкардыгыз, өйдә дә җитештегез. Смотрда күбрәк коллективлар катнашсын иде. Туган телебезне, милли традицияләребезне без онытырга тиеш түгел, баларыбызда да аларга хөрмәт тәрбиялик, рухи мирасыбызны буыннан-буынга тапшырыйк”, – диде ул.

Концерт  бүләкләүләргә бай булды. Йомгаклау турында һәр катнашучыга төрле номинацияләр буенча дипломнар тапшырылды. Гран-прины исә менә ничәнче ел инде мәгариф идарәсе коллективы яулады.

“Ел да конкурска ныклап әзерләнәбез. Башка үзебезнең мәгариф учреждениләре арасында уздырабыз, иң яхшы номерларны сайлап алып, район күләмендә тәкъдим итәбез. Барлык мәгариф хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Педагог һәм остаз елында бу җиңү безнең өчен аеруча мөһим”, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.

Беренче урынга – яшьләр идарәсе, Актүбә бистәсе, икенче урынга – физкультруа, спорт һәм туризм идарәсе, район һәм шәһәр ветераннар советы, өченче урынга политехник техникум, УТТ, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев