Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда рәссам Марат Әфләтуновның шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды

Күргәзмә ачылу тантанасына район җитәкчеләре, рәссамның туганнары, дуслары, классташлары, укучылар. гомумән, сәнгать сөючеләр килгән иде

Район башлыгы урынбасары Роза Галеева барлык азнакайлылар исеменнән якташ рәссамны тәбрикләп муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның Рәхмәт хатын тапшырды.

Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәрендә яшәп, иҗат итүче рәссамның балачагы һәм үсмер еллары Азнакай районы Актүбә бистәсендә узган, шушында сәнгать дөньясына үзенең беренче адымнарын ясаган.

Шуңа да аны якташыбыз дип әйтә һәм горурлана алабыз. Марат Әфләтүновның иҗаты үзенчәлекле. Ул гади (простой) һәм гельле карандаш белән графика стилендә портретлар ясый. Аның иҗаты белән күргәзмәдә таныша аласыз.

Ә тулырак “Маяк” газетасы битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев