Азнакай шагыйрәләре “Болгар радиосы” Милли премиясен алдылар
Гөлчәчәк Садретдинова белән Айгөл Вәлиуллинаның бу беренче генә җиңүе түгел.
Казанның «Пирамида» концертлар залында узган «Болгар радиосы»ның XIII Милли музыкаль премиясен алучылар арасында Азнакай шагыйрәләре, бик күп популяр җырлар авторлары Айгөл Вәлиуллина һәм Гөлчәчәк Садретдинова да бар.
Айгөл Вәлиуллина сүзләренә язылган дүрт җыр җиңү яулады! Аның сүзләренә иҗат ителгән “Кабатланмас” җырын (Д.Шәйхразиев көе) – Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова, “Бер очкын” җырын (Г.Селявсинов көе) – Татарстанның атказанган артисты Илнат Фәрхуллин, “Яшәүнең кадерен бел” җырын (Р.Хисмәтуллин көе) – җырчы Миләүшә Закирова, “Мәхәббәт каеннары”н (Т.Мөхәммәтҗанов көе) татар эстрадасы җырчысы Алина Давыдова башкара.
Гөлчәчәк Садретдинова сүзләренә композитор Айдар Тимербаев язган “Йөрмә саклап” җыры да җиңүгә лаек дип танылды. Аны эстрадабызның якты йолдызы Ләйлә Галиева башкара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев