Азнакай районы Әгерҗе авылында Нәүрүз бәйрәме узды
Җил-яңгырлары да куркытмады әгерҗелеләрне, Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Бәйрәмгә Нәүрүзбикә , Кыш бабай да килгән. Алар бик озак тарткалаштылар.

Кыш бабайның бик тиз генә китәсе килмәде. Әмма, гүзәл Нәүрүзбикә барыбер җиңде. Бәйрәм дәвам итте. Зур самовар кайнады, коймак пеште. Җыр-бию, нәфис сүз, күңелле уеннар бер-берсен алыштырды.

«Бәйрәм бик күңелле узды, — диде мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлгенә Ибраһимова. — Оештыруда ярдәм итүче авылдашлар, үзешчәннәргә бик зур рәхмәтлемен».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев