Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай яшьләре КВН ярата

Табигатьнең яшәргән иң гүзәл чорында районның яшьләр белән эшләү идарәсе Азнакайның егет-кызларын КВН лигасының ярымфиналына җыйды.

Ни дисәң дә, яраталар шул алар зирәклек тә, осталык та сыналган юмор тулы бу уенны. 
Сәхнәдә оешма- учреждениеләр, авыл биләмәләре командалары бер- берсен алыштыра торды. Шук-шаянлыкка чикләр юк! Әйе, жюрига иң- иңнәрне сайлаганда шактый "баш кашырга" туры килгәндер.
Шулай итеп, лиганың  ярымфиналы җиңүчесе дип актүбәлеләр танылды. Команданың исеме үк серле шул - "На рахате". Икенче урында -районның "Чатыр Марселич" җыелма командасы. Өченчедә - "Цок-цок каблучок" аграр яшьләр берләшмәсе. Дүртенчедә - политехник техникумы студентларының "Потомки святых" командасы. 
КВН да катнашкан командалар исемнәре үк уенның елдан-ел кызыклырак һәм креативрак була баруын күрсәтә. Тема да ирекле иде шул: "Ничек булдырам, шулай шаяртам!" Афәрин! Башка сүз юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев