Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘДӘНИЯТ

Җәйнең матур, тымызык бер кичендә районыбызның каләм ияләре очрашты

Алар әнә шулай бердәм, матур, тату бер гаилә булып, очрашып торалар. Бәйрәмнәр, юбилейлар, туган көннәр... китаплары нәшер ителү шатлык-куанычларын да бергәләп уртаклашалар.

Җәйге кызу эш чорына да карамастан, чираттагы очрашуга да шактый “Гөлстан”чылар җыелдылар. Алар бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белешеп, ирешкән уңышлары, алда торган планнары турында сөйләшеп тә алдылар. Ә “Гөлстан”чыларның уңышлары шактый.  Соңгы елларда гына да  аларның китаплары Татарстан китап нәшриятында, “Татнефть” Хәйрия фондының  “Рухият” нәшриятында басылып чыкты. Язмалары әледән-әле район, республикакүләм газета-журналларда басылып килә. Аларның сүзләренә язылган җырларны танылган эстрада артистлары башкаралар. “Гөлстан” чылар  укучылар, балалар  белән төрле очрашуларда катнашалар, укучыларда туган телебез, туган илебез, әдәбият-сәнгатькә мәхәббәт, патриотизм хисләре тәрбиялиләр.

Менә шулай үзара  иҗат  җимешләре  генә түгел җәй җимешләре белән дә сыйланып, хуҗабикә Халидә Галимова әзерләгән табын артында шактый утырдылар каләм ияләре. Гармунчылары да үзләренеке. Сәрия Сәгъди бер гармунын тартып җибәреп, “Гөлстан”чылар кушылсамы... Тулы бер концерт була да куя.  Сәрия апа  бик оста тегүче дә әле.  Иҗатташ кызларына бик матур, бизәкле күлмәкләр дә тегеп алып килгән ул.  “Гөлстан” чылар чын чәчәкләргә әйләнделәр дә куйдылар.

Менә шундый гөл-чәчәкле, җимешле бәйрәм булды бу.  Афәрин! Исән-сау булып, кабат очрашырга сүз куешып таралыштылар алар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев