Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Җыр аша бердәмлеккә: Азнакайда “Хорлар көрәше” узды

Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә мәктәп хор коллективлары арасында «Хорлар көрәше» дип исемләнгән зур иҗади бәйге узды.

Чара Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби дан һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында оештырылды.
Бәйгедә районның төрле мәктәпләреннән 11 хор коллективы катнашты.

Гран-прига 7 нче мәктәпнең «Дастан» хоры лаек булды.

Беренче урынны 2 нче мәктәп  («Веселые нотки») яулады. Икенче урынны гимназия («Овация») һәм Чубар Абдул мәктәбе («Весенняя капель») хор коллективлары бүлеште.

Өченче урынга Җиңү бистәсе мәктәбе («Победа»), 4 нче лицей («Алфавит»), 6 нчы мәктәп («Акварель») укучылары чыкты.
Моннан тыш, аерым номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев