Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Сәпәйдә КВН: көлү, шаяру һәм иҗат бәйрәме

Сәпәй авылы мәдәният йортында КВН уены узды

Сәпәй авылы мәдәният йортында «Сәпәйчә кычкырып көл» дип исемләнгән КВН уены узды. Чын мәгънәсендә юмор һәм иҗат бәйрәменә әверелгән чарада Азнакай районының төрле авылларыннан дүрт команда катнашты: «Каламбур» (Сәпәй), «Шырдый-бырдый» (Әсәй), «Биш ярым акыл иясе» (Мәсгут) һәм «Цок-цок каблучок» (Мәнәвез).

Командалар тамашачыларга кызыклы миниатюралар, җырлар, такмаклар тәкъдим итте. Зал көлүдән тынып тормады, тамашачылар артистларны алкышларга күмде.

Жюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңел булмады, әмма нәтиҗәдә беренче урынны Әсәй авылының «Шырдый-бырдый» командасы яулады.

Уенда катнашучыларның барысы да чараны оештыруда зур турышлык куйган Сәпәй авылы мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев