Без – Тукай оныклары
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багашланган чаралар дәвам итә.
21 апрельдә үзәк китапханә бинасында шәһәребезнең «Алтынчәч», «Колокольчик» балалар бакчасы балалары катнашында «Без — Тукай оныклары» дип аталган бик матур очрашу кичәсе узды. Чарада шулай ук китапханәчеләр, «Гөлстан» чылар да катнаштылар. Нәни артистларыбыз җирле шагыйрьләребезнең җырларын, шигырьләрен башкардылар. Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерделәр. «Сөенсеннәр әле балалар» дип аталган китап күргәзмәсе дә балаларда зур кызыксыну уятты. Балалар да өлкәннәр дә очрашудан бик канәгать калдылар. Кичәне шагыйрә, китапханәче Гөлчәчәк Садретдинова алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев