Азнакайлылар Республика, Шәһәр, Нефтьчеләр көннәрен бәйрәм итә
Азнакайда Республика көне, Шәһәр көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм «Татнефть» комапаниясенең 75 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм чарасы уза.
Бәйрәм программасы Р.Ишкәев ял паркыннан башланып китте. Монда спорт ярышлары, балалар өчен күңел ачу чаралары үтте.
Район-шәһәр Мәдәният йорты каршында оештырылган күргәзмәләрне дә кунаклар бик хозурланып карады. Уңган халкыбыз нәрсә генә тәкъдим итмәде: яшелчә-җимешләр, камыр ризыклар, берсеннән-берсе күз явын алырлык кул эшләнмәләре...
«Игелеклелек» паркында аниматорлар катнашында балалар өчен күңел ачу программасы да эшләде.
Тантананың төп өлеше "Юбилейный" стадионында үтте. Ул тырыш халкыбызның, нефтьчеләрнең хезмәтен, Бөек Ватан сугышында һәм әлеге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның батырлыгын чагылдырган театральләштерелгән күренеш белән башланып китте.
Азнакайлыларга, бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин мөрәҗәгать итте. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, "Татнефть" генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Хәлимов, ТР Дәүләт Советы депутаты, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов та катнаштылар.
Соңыннан сәхнәгә районның төрле тармак хезмәт алдынгылары күтәрелде.
Бәйрәм Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев, "Лицей" поп-рок төркеме катнашында зур концерт белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев