Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайлылар чыгышын казанлылар көчле алкышларга күмде

15 сентябрьдә Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният сараенда азнакайлылар барлык якташларны, кунакларны зур бәйрәмгә җыйды.

Әлеге чара милли мәдәниятләр һәм гореф-гадатләр елы уңаеннан “Татарстанның мәдәни башкаласы” конкурс-фестивале кысаларында узды.

Фойеда мәртәбәле жюри һәм якташлар, кунаклар хозурына милли күргәзмә, “Халыклар дуслыгы йорты” каршында эшләп килүче диаспоралар кунакханәсе, җырлы-биюле милли уеннар, театральләштәрелгән “Кыз озату” йоласы, “Чатыр тауда җыен” тамашалары тәкъдим ителде.

Бу көнне шулай ук районыбыз сәнгать осталары һәм танылган якташ артистлар сәхнә тотты.

Чарага килүчеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин,  Татарстан Мәдәният министры урынбасары Юлия Әдһәмова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев,  халык язучысы Марсель Галиев, Казандагы якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова тәбрикләде.

Әлеге хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев