Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайларның яшь буыны татар халкының милли мирасын өйрәнә

Төбәкне өйрәнү мүзеенда «Азнакай» шифаханәсендә ял итүче балалар өчен «Халкым бизәкләре» исемле күңелле чара уткәрелде.

Бирегә килгән балалар татар халкының кул эшләнмәләре - тукылган, чигелгән сөлгеләр, өстәл, карават япмалары, кулъяулыклар, хатын - кызларның зәркан бизәнү әйберләре, милли кием үрнәкләре белән таныштылар. Әлеге хәзинәләр барысы да матурлап эшләнгән сандыкка урнаштырылган иде. Шуларны кызлар, малайлар берәм - берәм сандыктан ала бардылар, ә музей экскурсоводлары әйберләрнең һәрберсе турында аңлатма бирделәр.
Соңыннан милли уеннар - "Йөзек салышлы", "Түбәтәй" уеннары оештырылды, җырлы - биюле талантларын да күрсәттеләр. Шулай  итеп, музейга килгән кунаклар халкыбыз хәзинәләре, гореф - гадәтләре турында күп мәгълүмать алдылар.

– Яшь буынны татар халкының тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксындыру, рухи кыйммәтләребезне барлау һәм татар теленең дәрәҗәсен күтәрү максатында балалар өчен мондый чараларны һәрдаим үткәреп торабыз, – дип сөенече белән уртаклаша музей экскурсоводы, штаттан тыш хәбәрчебез Гөлфия Мостафина. - Уку елы вакытында да, җәйге каникулларда да, балалар өчен татар халкының рухи байлыгын, мәдәниятен, тарихын яктырткан проектларны Азнакаебызда тормышка ашырырга тырышабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев