Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайдагы 9 нчы «Салават күпере» балалар бакчасында «Туган якта туа хисләрем» дип исемләнгән кичә узды

Анда җирле каләм ияләре Резеда Шәрипова, Гөлчәчәк Садретдинова, Алина Хисамиева, Нәсимә Фазлыева һәм балаларның әниләре (Әниләр бәйрәме дә бит) дә катнашты

Нәниләр саф татар телендә матур итеп шигырьләр  сөйләделәр,  халкыбызның борынгы балалар уеннарын уйнадылар. Боларның барысы да  бакча коллективының милли тәрбиягә зур игътибар бирүен чагылдыра.

Шагыйрә апалары да нәниләргә үзләренең шигъри күчтәнәчләрен бүләк иттеләр, бергәләп уйнадылар, биеделәр.

Менә шулай кызыклы уеннар аша  балалар белән татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнәбез. Безнең балаларыбыз татар теле, милли йолаларыбыз буенча уздырылган төрле бәйгеләрдә дә актив катнашылар. Әле менә  Айлина Миннеголова  һәм Регина Идрисова  "Шаян" ТВ тапшыруларына да чакырулы, – ди бакчаның татар теле тәрбиячесе Зөлфия Гайсина.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев