Азнакайда “Туган тел остазы”н ачыкладылар
Шәһәребезнең 9 нчы “Салават күпере” балалар бакчасында “Туган тел остазы” дигән муниципаль бәйге узды.
Быел әлеге бәйгедә тугыз тәрбияче катнашып, үзләренең осталыкларын сынадылар. Алар арасында балалар белән беренче генә елын эшләүчеләр дә, бу өлкәдә инде зур тәҗрибәягә ия булган тәрбиячеләр дә бар иде.
“Туган тел остазы” бәйгесенең беренче “Минем педагогик табышым” дип исемләнгән өлешендә һәр тәрбияче үзе белән таныштырып, балаларга татар телен өйрәтү буенча эш алымнары турында сөйләде. Икенче өлештә алар мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
Бәйге җиңүчесе булып “Айсылу” балалар бакчасыннан Ләйсән Бәдертдинова танылды. Икенче урынны “Гнездышко” балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Мөхәммәтханова һәм “Улыбка” балалар бакчасыннан Ләйсән Хәбибуллина бүлеште. Өченче урынны “Сандугач” балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Хөсәенова яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев