Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда сөрән сугу йоласы дәвам итә

Һәр дәвердә дә үзенең мили бизәкләрен югалтмаган Сабан туе якынлаша.

Төп бәйрәмгә берничә көн кала, борын-борыннан бик матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Аны төрле җирдә төрлечә йөртәләр: “яулык бәйрәме”, “сөлге җыю”, “сөрән сугу”, «бүләк җыю»... Әмма ничек кенә аталмасын, мәгънәсе шул ук һәм аның төп бизәге – җигүле ат.  Гармун тар­тып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткән йоланы кем генә яратмый да, сокланып күзәтми, аңа рәхәтләнеп кушылмый икән?!

 Кичә шәһәребез урамнарыннан узган сөрән сугучыларны да ләззәтләнеп тамаша кылдык. Ул бүлмәләрендә башларын күтәрми эшләп утырган учреждениеләр хезмәткәрләрен дә урамга дәшеп чыгарды. Һай күңелле дә булды соң!

Авылларда да үткәреләме бу йола? Ничек үтә? Сездән фото, видеосюжетлар көтәбез, сайтыбыз һәм газетабыз укучылары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев