Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда күршеләр бәйрәм итте

Бүген Азнакайда “Безнең ишегалды” программасына йомгак ясалды.

Р.Ишкәев исемендәге ял паркы стадионында узган бәйрәмгә шәһәр халкы гына түгел, авылларда яшәүчеләр дә күпләп килгән иде. Чарада “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре Марсель Шәйдуллин белән берлектә иҗтимагый ярдәм штабы рәисе Марат Әхмәтов,  республика активы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары Нәҗип Хаҗипов һәм Алмаз Фәритов катнаштылар. Аларның барысы да үзләренең чыгышларында “Безнең ишегалды” программасы кысаларында башкарылган эшләр, матур үзгәрешләргә тукталып үттеләр.

Марсель Шәйдуллин районыбызның үсеш темплары, аның бүгенгесе һәм данлы киләчәге турында сөйләде.

Азнакай – һәр юнәлеш буенча ышанычлы адымнар белән алга атлаучы төбәк. “Безнең ишегалды” программасы безнең халыкның тормыш сыйфатын турыдан-туры яхшыртты, алар өчен уңайлы һәм заманча мохит тудырды. Районда 139 ишегалды, аның 77 се – шәһәрдә, танымаслык булып үзгәрде, – диде ул. – Моннан тыш, соңгы биш ел эчендә төрле программалар ярдәмендә 100дән артык социаль объект төзелде, ремонтланды. Быел гына да районда 3 млрд сумлык төзелеш эшләре алып барыла. Без бүген иң матур, иң төзек һәм уңай шәһәрдә яшибез икән, монда республика җитәкчелеге, нефтьчеләребезнең өлеше бәяләп бетергесез.

Марат Әхмәтов, үз чиратында, әлеге программаларның Татарстанның гомуми үсеш статегиясенә бәйле булуын билгеләп үтте.

Республикабыз - бүген илебезнең терәге булган көчле икътисадлы субъектларның берсе. Күз алдына гына китерегез:  соңгы ун елда 400 парк, 1500 сәламәтлек саклау учреждениесе төзекләндерелгән, 100 мәктәп һәм балалар бакчалары ачылган. Моның янында тагын матур үзгәрешләр кичергән 5 меңнән артык ишегалды да бар. Бу программа кешеләрнең көнкүреше өчен зур йогынты ясый дип уйлыйм. Кеше иртән эшкә, укырга киткәндә төзекләндерелгән ишегаллары аша уза... Матурлык үзе дә матурлык тудыра бит ул, - диде Марат Әхмәтов.

Фестиваль барышында “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыруда актив катнашучыларга Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында Алиш урамы, 4 нче йорта яшәүче Венера Гайнетдинова да бар.

Олы яшьтә булса да, ул бүген дә үзе яшәгән йорты, ишегалдының киләчәгенә битараф түгел. Подъезд алларын шау чәчәккә күмүче дә ул.

Ишегалдында төзекләндерү эшләре башланганчы күрше-тирә йортларда яшәүчеләр белән берничә тапкыр җыелып-сөйләштек. Барлык теләк-тәкъдимнәребез дә исәпкә алынды. Ишегалдыбызда балалар гына түгел, өлкәннәр өчен дә уңайлы, матур шартлар тудырылды. Бергә очрашып-сөйләшү, бәйрәмнәр уздыру урыны да бар, балалар өчен уен мәйданчыклары, машина кую урыннары – барысы да менә дигән! Шундый уңайлы шартлар тудырган өчен республика, район җитәкчелегенә без бик рәхмәтле, – ди ул.

Очрашу “Татарстанда җәй” проекты кысаларында оештырылган зур концерт программасы белән дәвам итте. Татар эстрадасының якты йолдызы Чулпан Йосыпова, район үзешчәннәренең һәр чыгышын азнакайлылар дәррәү алкышлар белән озатып калдылар.

Бу көнне бәйрәмгә килүче һәркем үзенең күңеленә ятардай шөгыль тапты, берәүләр концерт карап кинәнсә, икенчеләр үзләрен төрле уеннарда, спорт ярышларында сынадылар. Мастер-класслар оештырлыган өстәлләр, күргәзмәләр яныннан да кеше өзелмәде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев