Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакайда “Коймак” һәм “Күрше чәе” бәйрәмнәре узды

Халыклар дуслыгы – бердәмлектә

Район башлыгы урынбасары Айдар  Хәлиуллин  бәйрәм белән тәбрикләп, азнакайлылар һәм килгән кунакларга иң изге теләкләрен җиткерде:

«Азнакайда төрле милләт халыклары дус һәм тату яшиләр. Бергә- бергә  районыбызның үсеше өчен фидакарь хезмәт тә куялар һәм  менә шулай бердәм булып бәйрәм дә итәләр. Бәйрәм белән, һәммәгезгә сәламәтлек, иминлек телим. Ә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан илебез сагында торучы ир-егетләребезгә олы  рәхмәтебезне белдерәбез. Җиргә тынычлык килеп, исән-имин әйләнеп кайтсыннар!» – диде ул.

 ...Мичтә коймак пеште, самоварларда чәй кайнады. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәр бәйрәмдәгеләрне концерт номерлары белән сөендерде.  “Кем коймакны тизрәк ашап бетерә?” Кем итекне ераккарак ыргыта?”... күңелле уеннар бер-берсен алыштырды. Олысы да, кечесе дә ...һәммәсенә шөгыль табылды. Биеделәр, җырладылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр. Күршеләр хәл-әхвәл белешеп,  коймак белән тәмләп чәйләр эчтеләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән “Күрше” фестиваленең максаты да нәкъ менә күршеләр арасында дустанә мөнәсәбәтне ныгыту бит. Өлкәннәребезгә күчтәнәчкә тәмле үлән чәйләре дә өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев