Азнакайда иң асыл “Татар егете”н ачыкладылар
Мәдәни үзәктә узган бәйгедә биш егет көч сынашты.
Азнакайда милли рух белән сугарылган, яшьләрне берләштергән күркәм чара – «Татар егете» бәйгесе үтте.
Бәйгедә катнашучыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова сәламләп, һәркайсына уңышлар теләделәр.
Нәҗип Хаҗипов әлеге матур башлангычны республика күләменә таратырга кирәк, дип белдерде.
Бәйге берничә этаптан торды. Биш егет үзләренең зирәклеген, иҗади сәләтләрен, кул эшләренә осталыкларын һәм, әлбәттә инде, татар егетенә хас булган күркәм сыйфатларын күрсәттеләр.
«Татар егете – 2026» район бәйгесе җиңүчесе булып Самат Шәрифуллин танылды.
- Данил Гыйльмановка – «Иң оста куллы егет»
- Аяз Сәитовка – «Милли җанлы егет»
- Нурислам Вахитовка – «Иң зыялы егет»
- Александр Безгодкинга «Иң тапкыр егет» исемнәре бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев