Азнакайда Балалар иҗаты үзәгендә Тукай кичәсе узды
Азнакай Балалар иҗаты үзәгендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган “Тукай – мәңгелек нур” дип аталган тантаналы кичә узды.
Чара барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерде, Тукай иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап биреп, белемнәрен сынадылар.
7 нче мәктәпнең “Мизгел” театр коллективы сәхнәләштергән “Серле алан” әкияти тамашасы да укучылар күңеленә хуш килде.
Шулай ук чара кысаларында «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү дә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев