Азнакайда әниләрне хөрмәтләделәр
Балалар иҗаты үзәгендә Әниләр көне уңаеннан “Йөрәгемнән чыккан назым” дип исемләнгән бик матур хөрмәтләү кичәсе булды.
Әниләребезне район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов сәламләделәр. Алар әниләргә иң изге,биң матур тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Ватаныбыз сагында торучы батыр уллар үстергән әниләребезгә аерым, олы рәхмәтләрен әйттеләр. Бәйрәм чарасы районыбыз артистлары, балалар иҗат коллективларының концерт номерлары, әниләр турында кинофильмнардан өзекләр һәм әлбәттә, әниләребез турында иң матур сүзләр белән үрелеп барды. Тамаша залының көчле алкышларга күмелүе әниләребезнең күрсәтелгән хөрмәттән бик тә күңелләре булуы турында сөйли иде.
“Искиткеч матур кичә булды, – ди өч бала әнисе Алия Сәлахова, – Кичәдә чыгыш ясаган кызым Эмилия өчен тагын да ныграк сөендем. Мин әни булуым, балаларым өчен сөенәм, алар өчен горурланам. Әнием Алсу Һадиевнага бик рәхмәтлемен. Аның белән күп балалы әни булуы бер дә авыр түгел”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев