Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Азнакай укучылары нәсел шәҗәрәләрен тәкъдир иттеләр

Азнакайның 4 нче лицее базасында “Шәҗәрә – гаилә көзгесе” дигән районкүләм фәнни-гамәли конференция узды.

Ул мәгариф идарәсе һәм лицей тарафыннан оештырылды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләренең 6-11 нче сыйныф укучылары катнашып, нәсел шәҗәрәләре буенча татар телендә тикшеренү эшләрен тәкъдир иттеләр.

– Әлеге чараның максаты – буыннар бәйләнешен ныгыту,  гаилә тарихына балаларда кызыксыну уяту, үз тамырларыңны барлау, – ди мәгариф идарәсе методисты Гөлия Зарипова.

Тел һәм тарих буенча тәҗрибәле экспертлар укучыларның нинди чыганакларны куллануларына, гаилә тарихы буенча белемнәренең тирәнлегенә, дөреслегенә, күрсәтмә матриалларга, сөйләм теленә игътибар бирделәр һәм баллар буенча урыннар билгеләделәр, җиңүчеләргә – бүләкләр, барлык катнашучыларга га сертификатлар тапшырдылар.

– Минем өчен бу бәйге бик кызыклы һәм файдалы булды. Нәселемдә күпме кеше барлыгын, аларның кайсысына охшаганлыгымны белдем, яңа туганлык җепләрен таптым, – ди беренче урынны яулаган 7 нче урта мәктәп укучысы Нәзилә Сәхипгәрәева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев