Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Актүбә интернат-йортында төрле милләтләр дус яшиләр

Актүбә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия халыклары бердәмлеге елы һәм Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы «Барлык халыклар бердәм» дип исемләнгән күңелле чара белән башланып китте.

Биредә яшәүчеләр, Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләргә булышкан милли киемнәрне киеп, халык моңнарын искә төшерделәр. Бергәләшеп татар һәм рус телләрендә туган ил, тынычлык һәм мәхәббәт турында яраткан җырларын башкардылар. Вальс, баян белән дәртле татар биюе, халык көйләренең салмак агымнары – һәр чыгыш алкышлар белән каршы алынды.

– Кешенең авырулар һәм еллар турында онытып, биергә чыгуын яки балачактан ук таныш җырларын җырлавын күрү – безнең өчен иң зур рәхмәт шул, – дип уртаклаштылар психолог Алсу Әмирова һәм тәрбияче Елена Демина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев