Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Туган тел сагында торучы Азнакай укытучылары республика бәйгесендә җиңү яулады

Татарстан Республикасында туган телдә белем бирүче педагогик хезмәткәрләр арасында үткәрелгән, туган телләрне саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектлар өчен грантлар конкурсында Азнакай районы укытучылары җиңү яулады.

Җиңүчеләр арасында Азнакай шәһәренең 8 нче урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Галиева һәм Урманай авылы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Ихсанова бар.

Туган тел – милләтнең рухи хәзинәсе, тарихи хәтере һәм киләчәге. Бүгенге көндә яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, милли мәдәнияткә кызыксыну уяту, телебезнең байлыгын һәм матурлыгын җиткерү укытучылардан зур җаваплылык, иҗади эзләнү һәм фидакарь хезмәт таләп итә. Айгөл Рашат кызы белән Эльвира Таһир кызы нәкъ менә шундый педагоглар рәтендә. Алар дәресләрдә генә түгел, төрле проектлар, бәйгеләр, мәдәни чаралар аша да укучыларның туган телгә мәхәббәтен арттыруга зур көч куялар.

Мөгаллимәләребезне ихластан котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа проектлар һәм һөнәри биеклекләр телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев