Татар теленнән имтихан тапшырган азнакайлы республика күләмендә бүләкләнде
1 июль көнне Казан федераль университеты бинасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында татар теле һәм татар әдәбиятыннан Бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары белән тантаналы очрашу узды.

Әлеге мәртәбәле чарада районыбыз вәкилләре дә катнашты. Быел Азнакайда татар теленнән Бердәм дәүләт имтиханын бер укучы – Урманай урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Ләйсән Шакирова язды. Ул имтиханны уңышлы тапшырып кына калмыйча, татар теленнән республика олимпиадаларында да призлы урыннар яулап, үзенең тирән белемле, тырыш һәм сәләтле укучы булуын күптән раслаган иде.
Ләйсәнне имтиханга әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Таһир кызы Ихсановага да татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүгә, туган телебезне саклауга керткән өлешләре өчен Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!