Сөмбелә бәйрәме уза
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Сөмбелә бәйрәме уза

​​​​​​​Халкыбызның борынгы бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә соңгы елларда тормышыбызга үтеп керде.

Бу көннәрдә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында аны күңелле итеп билгеләп үтәләр.

Сөмбелә - көзне түгәрәкләү ае, урып-җыю, җирне сөрү эшләре төгәлләнгәч үткәрелгән.

Бәйрәм көнне табынны төрле-төрле камыр ашлары бизәгән, ә бавырсак табынның күрке булган.

Сөмбелә белән бәйле халык әйтемнәре дә бар:

Сөмбелә туса, су суыныр.

Сөмбеләдә өелеп киллер.

Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев