Азнакай укытучысы күкрәк билгесе белән бүләкләнде
26 июнь көнне Саба муниципаль районында педагогик хезмәткәрләрнең милли мәгариф секциясендә Азнакай районыннан милли мәгариф өчен җаваплы методист, мәктәп җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Методик мәйданчыкларда ана теле укытуны камилләштерү, кадрлар әзерләү, милли тәрбия бирү юнәлешләре игьтибар үзәгендә булды. Педагогик хезмәткәрләрнең милли мәгариф секциясе кунаклары эш мәйданчыкларында төрле күргәзмәләр белән таныштылар.
Гимназия укытучысы Ибраһимова Ч.Р. татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район берләшмәсе җитәкчеләре секциясендә һөнәри үсеш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
2 нче мәктәп укытучысы Алтынбаева С.С. «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Без аны әлеге уңышы белән чын йөрәктән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!