Азнакай яшьләре Халыклар дуслыгы һәм туган тел елына багышлап зирәклек һәм тапкырлык уеннарын җәелдереп җибәрде.
Шундый чираттагы чараны районның Яшьләр парламенты рәисе урынбасарлары Ильнур Нәгыймов һәм Гөлназ Исламова шәһәрнең 9 нчы мәктәбендә 8 һәм 10 сыйныф укучылары белән үткәрделәр. Җиңүчеләр Аграр яшьләр берләшмәсе бүләкләренә лаек булды. Мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин да чараны үткәрү идеясын хуплап алып, бөтен шартларны тудырды.
Нет комментариев