Гасырны да атлап узган Таһира әби
Район башлыгы Түбән Якый авылында яшәүче 102 нче яшен түгәрәкләүче педагог - ветеран Әсәнова Таһира Бари кызын Өлкәннәр һәм укытучылар көне белән тәбрикләде.
Таһира апа сугыш чоры баласы буларак, колхозда сабан да сөргән, көлтә дә бәйләгән, икмәк ташыган. Яшь кыз читтән торып Бөгелмәдә укытучылыкка укый һәм шуннан соң аның бөтен хезмәт юлы балалар укыту белән бәйле.
Таһира апа бүгенге көндә улы Гамир, килене Фәйрүзә тәрбиясендә, кодагые Гасима белән матур гына яшәп ята. Сәламәтлегеннән зарланмый, зиһене дә яхшы. Әбинең тугыз оныгы һәм 21 оныкчыгы бар. Еш кына бу кунакчыл өй умарта күчедәй гөрләп тора. Шуннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң!?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев