Бүген Азнакай районының барлык мәктәпләре өчен чыгарылыш кичәләре узды.
Азнакайның “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында узган чарада катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, чыгарылыш укучыларына ак юллар теләде.
.jpeg)
Быел шәһәр мәктәпләрен 233 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый, аларның 20% тан артыгы яхшы укулары өчен медальләргә лаек булган.
Медаль алучылар саны буенча лидерлар: шәһәрнең 3нче урта мәктәбе (тәмамлаучыларның 33% тан артыгы медальгә лаек); Азнакайның 7нче мәктәбе (21% медаль ияләре); Сарлы урта мәктәбен тәмамлаучыларның барысы да, ягъни 100% медаль ияләре. Бу районыбыз өчен чын горурлык!
Чараны Татарстан республикасының атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барды. Популяр артистлар Владимир Федоров, Артур һәм Алия Җәмалетдиновларның чыгышын яшьләр хуплап каршы алды.
Йөзләрендә шатлыклы елмаю булса да, күзләрендә бераз сагыш сизелә. 11 ел буе бергә укыган дусларыннан, белем биргән укытучылардан, әти-әни йортыннан аерылып зур тормышка аяк баса алар. Шул юлларда адашмыйча, дөрес һөнәр сайлап, үз юлларын табу насыйп булсын һәммәсенә. Ак юллар сезгә, балалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!