Белемле дә, һөнәрле дә булырлар
Белем көне – студентлар өчен дә якты өметләр һәм матур хатирәләр уята торган тантаналы бәйрәм.
Меңләгән яшь кешегә һөнәри белем биргән, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән Азнакай политехник техникумы быел 184 егет-кызны беренче курска кабул итте.
Студентларны уку елы башлануы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләп, техникумның данлы юл үтүен, эшче һөнәрләргә хезмәт базарында һәрчак ихтияҗ зур булуын билгеләп үтте.
–Һөнәр үзләштергәч тә районыбызда калсагыз иде. Үзеңнең туган шәһәреңдә, авылыңда, Ватаныңда яшәү һәм эшләү – чыннан да зур бәхет, – диде район башлыгы.
Быелгы уку елына техникум яңалык-үзгәрешләр белән аяк баса. Биредә “Профессионалитет” федераль проекты кысаларында “Агроүсеш” белем бирү-җитештерү үзәге булдырылган, анда авыл хуҗалыгы һәм транспорт тармакларына белгечләр һәм эшче кадрлар әзерләнәчәк.
– Соңгы елларда илебездә эшче һөнәрләр хәзерләүгә зур игътибар бирелә, һөнәри белем бирү системасына яңа стандартлар кабул ителә. Техникум да заманадан артта калмый: бүген ул матди-техник базасы ныгытылган, сыйфатлы һөнәри белем алу өчен барлык шартлары булган уку йортларының берсе. Бүгенге яшьләребезгә белем алу өчен бар мөмкинлекләр тудырылган, бары күңелеңне биреп укы гына! – ди техникум директоры Роберт Хөснетдинов.
Политехника тухникумында ун төрле юнәлеш буенча 430 дан артык бала белем ала. Студентлар бүгенге көн өчен бик тә кирәкле булган электромонтер һөнәрен дә үзләштерә башлаячаклар. Әле беренче елын гына тупланган төркемдә егетләр генә түгел, кызлар да бар.
Укып, белем алу гына түгел, киләчәктә эшен дә табарга кирәк бит әле. Техникум студентларына моның өчен баш ватасы юк: эшче һөнәрләрне үзләштерүче егет-кызларның укуларын тәмамлап, кулларына диплом алуларын оешма-предприятиеләрдә дүрт күз белән көтәләр. Әлеге фикерне чыгарылыш кичәсенә килгән район оешмалары җитәкчеләре дә раслады. Студентларның күпчелеге практика вакытында аларга үзләренең белемнәрен һәм һөнәрләрен күрсәтеп тә өлгерәләр икән.
Техникум районыбыз гына түгел, күрше-тирә район-шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен дә кызыклы.
Шамил Усманов – Октябрьский шәһәре егете. Биредә ул электромонтер һөнәрен үзләштерәчәк.
– Дөнья нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, бу һөнәр үзенең әһәмиятен беркайчан да югалтмады, һәм бу киләчәктә дә шулай булачак, – ди яшь егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев