Сабантуйлар районыбызда тынып тормый.
Менә Яңа Юл микрорайонында урнашкан “Әллүки” балалар бакчасында да милли бәйрәмебезне матур итеп уздырдылар.
Балалар өчен кызыклы уеннар, җырлар-биюләр белән үрелеп барды ул. Әлбәттә инде, ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр дә бирелде.
Әнә шулай кече яшьтән халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән танышып үсә Азнакайда сабыйлар.
Нет комментариев