Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның “Солнышко” балалар бакчасы 55 нче туган көнен билгеләп үтте

Балалар бакчасы кунакларны бәйрәмгә җыйды.

5 нче “Солнышко” балалар бакчасында әлеге уңайдан зур тантаналы чара узды. Анда биредә эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннар да чакырулы иде.

Коллективны, ветераннарны әлеге истәлекле дата белән мәгариф идарәсе профсоюзлары оешмасы җитәкчесе Лилия Вәлиәхмәтова тәбрикләде, барысына да сәламәтлек, уңышлар теләде.

Намуслы хезмәт куйган тәрбиячеләргә, бакча хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Бәйрәм концерты да кунакларның күңеленә хуш килде. Җырлы-биюле тамашада балалар да, тәрбиячеләр дә актив катнаштылар, дип хәбәр итә 5 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Илүзә Салихова.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев