Азнакайлылар халыкара олимпиадада җиңү яуладылар
Әлмәт дәүләт технология университетында В.Н.Матвеев исемендәге халыкара фән олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.
Олимпиада университетның беренче ректоры, РФ Энергетика министрлыгының “Мактаулы нефтьчесе” исеменә лаек булган Владимир Николаевич Матвеев истәлегенә хөрмәт йөзеннән үткәрелә. Ул аның үзе гомер буе тугры калган идеяләрен гәүдәләндерә: сыйфатлы белем, фән һәм талантлы яшьләргә ярдәм аша киләчәккә өлеш кертү! Олимпиада инженерлык, техник һәм табигый-фәнни дисциплиналар белән кызыксынуны үстерүгә, талантлы укучыларны ачыклауга һәм аларга “Югары нефть мәктәбе”нә кергәндә өстәмә мөмкинлекләр бирүгә юнәлдерелгән.
Актүбә бистәсе 1 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Сылу Шәфыйгуллина анда геология фәне буенча җиңү яулады. Айзилә Гәрәева, Зөһрә Нуртдинова (9 нчы сыйныф) һәм 11 нчы сыйныфтан Аделия Низаметдинова призер булып танылдылар. Җитәкчеләре – георграфи укытучысы Зинира Шәмсетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев