Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайлылар бөтенроссия конкурсында җиңү яуладылар

Казан шәһәрендә “Милли хәзинә” халык иҗаты фестивале узды

Балалар һәм яшүсмерләр фестивале быел илебезнең төрле төбәгеннән 500 дән артык конкурсантны бергә җыйды. Беренче турдан узган балалар 19-20 май көннәрендә үзләренең осталыгын финалда сынадылар.

Сарлы мәктәбенең хезмәт укытучысы Миләүшә Мәүҗит кызы һәм аның укучысы Айгөл Сабирҗанованың эше жюри тарафыннан югары бәяләнде. Аларның кул эшләре беренче дәрәҗә дипломга лаек булды.

Гимназиянең “Овация” бию коллективы (җитәкчеләре Диләрә Марс кызы) икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр.

Милли хәзинәләребезне саклаучы укучыларыбызга һәм укытучыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев