Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылдылар

Бүген районыбызда “Татарча диктант» Бөтендөнья акциясе старт алды.

Быел районның 23 мәктәбе диктант язу мәйданчыклары булып тора. Авылларда мондый мәйданчыклар китапханәләрдә дә эшли. Шәһәрдә яшәүчеләр исә, мәктәпләрдән кала, диктантны район-шәһәр Мәдәният йортында, Мәдәни үзәктә һәм үзәк китапханәдә яза алды.

Татар теленә һәм мәдәниятенә игътибар җәлеп итү, аңа мәхәббәт уяту, дөнья буенча таралып яшәгән татарларны берләштерү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү максатыннан үткәрелгән бу акциягә быел да меңләгән кеше кушылды.

Шәһәребезнең 4 нче лицеенда әлеге чара зур милли бәйрәмгә әверелде. Кунакларны милли киемнәр, җыр-моң белән каршы алдылар. Оештыручылар татарча диктант язучыларның барысына да Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре дә әзерләгәннәр иде.

Чара турында тулырак "Маяк" газетасыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев