Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай шәһәренең 7 нче мәктәбе 27 укучысын олы тормыш юлына озатты

Быел да, зур сынаулар узган чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.

 

Бүген шәһәребезнең 7 нче мәктәбе дә үзенең 27 "кошчыгын" олы тормыш юлына очырды.

Әлеге мәктәп елның-елында районыбызга иң күп уку алдынгыларын бирә. Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының алтысы – медаль ияләре. Аларның дүртесе мәктәпне алтын медаль белән тәмамлаган.

27 укучы өч сыйныфта, төрле профильле – табигый-фәнни, технологик, социаль-икътисадый юнәлеш буенча буенча белем алган.

Балалар иҗаты үзәгендә узган чыгарылыш кичәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, район башлыгы урынбасары Роза Галеева да катнаштылар.

– Балаларыбызга иң изге теләкләребезне юллап, аларның барлык уй-хыялларының тормышка ашуларын теләп калабыз, – диде мәктәп директоры Ирина Нургалиева, тантаналы чараны ачып.

Укучыларны, аларның әти-әниләрен җитәкчеләр дә котлады.

– Тирән белем биргән, акны карадан, яхшыны начардан аерырга өйрән укытучыларыгызны, сезнең өчен утка-суга керергә әзер булган әти-әниләрегезне онытмагыз. Белем алып, кулыгызга диплом алганнан соң сезнең барыгызны да Азнакайда көтеп калабыз. Хәерле ак юл сезгә, егетләр-кызлар! – диде район башлыгы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев